САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сак булыгыз! Таиландта Денге бизгәге тарала

Таиландтан кайткач сәламәтлек торышы начарайган очракта, сәяхәт урыныңны әйтеп, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте туристларны Таиландта сезонлы Денге бизгәге авыруы таралу турында кисәтә. Анда 2019 ел башыннан 90 кеше үлгән. Бу хакта ведомство сайтындагы хәбәргә сылтама белән Интерфакс хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта Таиландта Денге бизгәге буенча эпидемиологик имин булмаган хәл теркәлә. 2019 ел башыннан Таиландның Үзәк һәм Көньяк районнарында кешеләр арасында 30 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән, шул исәптән соңгы 2 атнада - 21 мең очрак, шуларның 90ы үлем белән тәмамланган», - диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авырулар санының артуы чүп-чар һәм көчле эсселек сезоны башлану белән бәйле. Денге бизгәгенең төп таратучылары - черкиләр.

Реклама

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте бөҗәкләр тешләүдән саклау максатында тәнне каплый торган өс киемнәре кияргә, аларны куркытучы һәм юк итүче чаралар кулланырга, биналарда тәрәзәләргә һәм ишекләргә челтәрләр эләргә киңәш итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Таиландтан кайткач сәламәтлек торышы начарайган очракта, сәяхәт урыныңны әйтеп, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X