САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роструд кыска эш атнасы турында искә төшерә

1 майдан 5 майга кадәр Россия халкын озын ял көннәре көтә.

Әлеге атна агымдагы елның иң кыска эш атнасы булачак. Ул нибары ике көн - 29 һәм 30 апрель генә дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтендә искә төшерделәр, дип хәбәр итә ТАСС.

"<...> Яз һәм хезмәт көнен бәйрәм итү һәм бәйрәм ял көннәрен күчерү уңаеннан россиялеләрне озын яллар көтә, алар 1 майдан 5 майга кадәр дәвам итәчәк", – дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Озын яллардан соң өч эш көне, ә аннары Җиңү көне уңаеннан 9-12 май көннәрендә дүрт ял көне булачак.

 

Реклама

30 апрель бәйрәм алды көнендә биш көнлек график буенча хезмәт итүчеләрнең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X