САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә пластик савытлар куллануны тыярга мөмкиннәр

Россия Табигать министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, ведомство пластик куллануны киметү буенча дөнья тенденциясенә ярдәм итә.

Россия Табигать министрлыгы бер тапкыр гына кулланыла торган пластик савыт-саба сатуны тыярга мөмкин. Бу хакта, ведомство башлыгы Дмитрий Кобылкинга сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.

«Россия Табигать министрлыгы төрле илләр белән бергә әйләнә-тирә мохитнең пычрануын киметү юнәлешендә эшли. Пластик куллануны киметү буенча дөньякүләм тенденцияне хуплыйбыз», — дип билгеләп үтте министр.

 

Реклама

Аның сүзләренә караганда, бу тыюны зур сәүдә челтәрләре хуплый инде. «Аңлау һәм кабул итү өчен вакыт кирәк», — дип өстәде Кобылкин.

  • 2021 елга Евросоюз бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба сатуны тыя.

Фото: https://pixabay.com | kalhh

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X