САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә онга бәяләр артты

Ипи һәм икмәк ризыкларына 10 процент күләмендә ташламалы салым билгеләнгән.

Быел ел башыннан Россиядә онга бәяләр сизелерлек арткан. Аграр базар конъюнктурасы институтында (ИКАР) моның узган елның декабрь башында ашлыкка бәя арту белән бәйле булуын әйткәннәр. Бу турыда "Интерфакс"хәбәр итте.

"Бәя арту җитди: 2018 елның 27 декабреннән быелның 11 гыйнварына кадәр аралыкта югары сортлы онның бер тоннасы 500 сумга артты һәм 19500 сум булды. Моңа өстәмә бәягә салым (НДС) керә", - дигән ИКАР генераль директоры Дмитрий Рылько.

Аның сүзләренчә, ашлыкка бәя арту белән онга бәя арту арасында һәрвакытта да вакыт аралыгы була. "Элек ул ай ярым иде, хәзер исә атналар белән исәпләнә", - дигән ул. Аның сүзләренчә, онга бәя "озак сакланган".

 

Ипигә бәя арту буенча Рылько әйткәнчә, процесс бәяләрдә чагылырга мөмкин, ләкин хәл иткеч итеп түгел. "Икмәк ризыкларында бодай өлеше зур түгел - 20 проценттан кимрәк. Ипи бәясенә күп очракта башка факторлар йогынты ясый", - дигән ул.

Ипи һәм икмәк ризыкларына 10 процент күләмендә ташламалы салым билгеләнгән. Бәя күтәрелүгә башка өлкәләрдә НДС арту йогынты ясарга мөмкин, дигән Дмитрий Рылько. 

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев