САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә Интернет көнен билгеләп үтәләр

Кешелек дөньясын меңләгән дистә чакрымнар аша аралаштыручы, кирәкле мәгълүматны җиткерүче бөтендөнья компьютерлар челтәре системасы һәм Интернеттан башка, мөгаен, хәзерге тормышыбызны күз алдына да китерүе кыендыр.

Интернет тарихы 1969 елда башлана. Лос-Анджелеста талантлы галим Лен Кляйнрок хезмәттәшләре шаһитлыгында ике компьютер арасында элемтә булдыра. Шуннан башлана да инде. Бүгенге көндә Интернетның бик күп төрле мөмкинлекләре бар, алар көннән-көн камилләшә генә баралар һәм яңадан-яңа үзгәрешләр булып тора. Яше дә, өлкәннәр дә яңалыкка омтылып, яшәешләрен тагын да җиңеләйтергә, җайлаштырырга омтылалар.

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев