САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә бензин сыйфатын контрольдә тотучы яңа система кертелә

Система сыйфатсыз продукциянең нефть базасында, транспортлау вакытында яки автозаправка станцияләрендә кушулуын күрсәтәчәк.

Россиядә нефть эшкәртү заводыннан алып бензин багына кадәр ягулык сыйфатын контрольдә тоту системасы барлыкка килергә мөмкин. Шул уңайдан хөкүмәт планнары турында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хәбәр итә. Бу хакта "Российская газета" яза.

Сынау проектын 2019 елның беренче яртысында Төньяк-Көнбатыш федераль округында эшләтеп карыйлар.

Экспертлар бензинның күләмен һәм сыйфатын күзәтәчәк. Мисал өчен, әгәр нефть эшкәртү заводыннан 100 тонна ягулык киткән икән, бензин бакларына да шулкадәр үк салынырга тиеш. Бу күләм туры килмәгән очракта хокук бозылган дигән сүз. Ялган бензин ясау ысулларының берсе – сыйфатлы продуктка мини-нефть эшкәртү заводларыннан үзләре ясаган ягулыкны кушу. Заправкага бу “катнашма” дөрес документлар белән килә.

 

Система сыйфатсыз продукциянең  нефть базасында, транспортлау вакытында яки автозаправка станцияләрендә кушулуын күрсәтәчәк.

Бу контроль системасын булдыру инициативасын бензин сатучылар үзләре тәкъдим иткән.

 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев