САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең эш графигын камилләштерәләр

Дмитрий Медведев Россия Мәгариф, Сәламәтлек саклау һәм Мәдәният министрлыкларына бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев социаль блокның өч федераль министрлыгына илдәге балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә эш графигын камилләштерү мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Бу хакта Хөкүмәт порталында чыккан йөкләмәләр исемлегендә хәбәр ителә.

“Балалар өчен мәктәпкәчә учреждениеләрнең һәм мәктәпләрнең эше графигы, шулай ук аларның эш сыйфаты буенча гаммәви фикер алышу механизмнары булдыру өчен тәкъдимнәр әзерләргә”, — диелә документта.

Мәсьәләне хәл итү Россия Мәгариф министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгына йөкләнде.

 

Реклама

Ведомстволарга балалар бакчалары һәм мәктәп учреждениеләренең эш режимнарын  “гаилә графигы” буенча билгеләү өчен төбәкләрнең тәҗрибәсен анализларга тәкъдим ителә. Проект агымдагы елның 1 июленә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.

Фото: https://pixabay.com | FeeLoona

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев