САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә 2025 елдан полиэтилен пакетларны тыярга тәкъдим иттеләр

Күп кенә илләрдә мондый тыю кертелгән.

Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Василий Власов Дәүләт Думасына Россиядә 2025 елдан полиэтилен пакетларны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.

"2025 елдан полиэтилен пакетлар куллануга тулысынча тыю кертү дөрес дип саныйм", — ди үзенең мөрәҗәгатендә Власов. Аның сүзләренә караганда, бу вакыт аралыгында икътисадны мондый адымга әзерләргә була.

Сәясәтченең сүзләренә караганда, мондый пакетларның гомуми күләме гомуми чүп-чар күләменә карата шактый процент тәшкил итә. Аларны куллану, озак таркалу сәбәпле, әйләнә-тирә мохиткә зур зыян китерә.

Власов билгеләп үткәнчә, күп кенә илләр мондый тыю керткәннәр инде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/12/184374/

Фото:https://pixabay.com/ru/photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев