САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия сәламәтлек саклау министры грипп эпидемиясенең кайчан тәмамланачагын әйтте

Ведомство мәгълүматлары буенча, 2019 елда грипп эпидемиясе уртача интенсивлык чигеннән узмаячак.

Быел грипп эпидемиясе апрель уртасында төгәлләнәчәк, дип белдерде Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Беренче каналга биргән интервьюсында. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Тагын ике атнадан соң грипп акрынлап чигенә башлаячак. Эпидемия апрель урталарында төгәлләнәчәк. Ул, гадәттә, 12-14 атна дәвам итә», - диде ул.

Аның сүзләренчә, вакцинация ясау нәтиҗәсендә грипп белән авыру һәм үлем-китем очраклары сизелерлек кимеде. «2006 елдан башлап, 12 ел эчендә, илдә грипп йоктыручылар — 13, үлем-китем очраклары 20 тапкырга кимеде. Боларның барысына да вакцинация ясатучыларның 2,5 мәртәбә артуы нәтиҗәсендә ирешелде», - дип искәртте министр.

 

Реклама

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары, 2019 елда грипп эпидемиясе уртача интенсивлык чигеннән узмаячак, чөнки илдә җитештерелгән вакциналарда барлык актуаль штаммнар да бар.

Фото: https://pixabay.com | stevepb

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X