САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәркем блогер була аламы?

14 июньдә Халыкара блогер көне билгеләп үтелә.

Әлеге көнне бәйрәм итү идеясе иң беренче булып Стәнфорд студентларының берсенә килә. Блогер буларак, ул үз профиленә, бердәм бәйрәм берләштерер иде, дип язып куя. Аны башкалар да хуплыйлар. Беренче тапкыр ул 2004 елда 9 июнь көнне билгеләп үтелә. Аннан 14нә үзгәртелә. Нигә нәкъ менә бу дата икәнен төгәл әйтүче юк. Беренче блог исә 1992 елда ук барлыкка килә. Аның авторы гади бер биттә яңалыклар урнаштыручы америкалы Бернес-Ли була. Ә блог сүзе 1997 елның 17 декабрендә барлыкка килә – Джорн Бергерның җиңел кулыннан кулланыла башлый.

Блог алып баручылар безнең районда да бар. Шуларның берсе – Сарманнан Айсылу Шакирова. Аның битенә 10 меңгә якын кеше язылган. Инстаграм битен ул 2013 елдан ук алып бара, һәрвакыт матур фотолар һәм видеолар төшереп, үз профиленә куя.

– Соңгы елларда блогер булу бигрәк популярлашып китте. Күп язылучылары булган кайбер кызыклы блогерларны берничә ел инде күзәтеп барам. Ә үземнең блог алып бару теләгем берәр ел элек туды. Иң элек “сторис” яздырырга бик читенсенә идем. Еш кына: “Нәрсә белән үземә җәлеп итәргә, нәрсә сөйләргә, башкаларга нинди кызыклы, файдалы юнәлеш бирергә?” - дигән уйлар килде. Миңа бу эшкә алынырга көч бирүче, син булдырасың, дип дәртләндерүче минем иң зур булышчым сеңлем Таңчулпан булды. 

Үземне сынап карау теләгемне җиткерүгә, ул көн саен диярлек миңа, шалтыратып я смс аша: “Әйдә, менә бүген 5 сторис яздыр, шулай башлап җибәр”, - дип, “селкетеп” торды. Ничә тапкырлар видео яздырып та, аны инстаграмга куярга ихтыяр көчем җитмәде. Март аенда бер зур блогерда спонсор булып катнашырга, подписчиклар җыеп карарга булдым. Шуннан китте инде, бер башлагач, ташламыйм, дидем. Әлбәттә, вакыт та, акча да кирәк, - ди Айсылу.

Чыннан да, көн саен нинди дә булса видео төшерергә, аны монтажларга кирәк. Мәсәлән, 30 секундлык кызыклы видео ясар өчен дә, бервакытны аның 3,5 сәгать вакыты китә.

– Хәзер инде җайлаштым. Блогер булу миңа бик ошый. Беразга югалып торсам да, язылучыларым мине эзли, яза башлыйлар, - ди ул.

– Подписчикларыңа күбрәк нинди темалар ошый? – дип кызыксынам.

– Бүгенге тынгысыз заманда кешегә күбрәк позитив кирәк. Минемчә, көндәлек тормышыбыздан гадәти моментлар, төрле рецептлар, кызыклы, шаян, күңелле, “җиңел” видеоларны барысы да яратып кабул итәләр. Бу хакта комментарийларга да язалар.

Комментарийлар, дигәннән, тискәре фикер язучылар да булгалый икән. Гадәттә, андый кеше көнче, хөсет була. Үзе булдыра алмагач, кеше кимсетеп яшәүдән тәм таба. Бу уңайдан: “Блогер булыр өчен, ныклы нервалар да кирәк. Анысына да нормаль карыйм, чөнки бераз тәнкыйть тә булырга тиеш. Бөтен кешегә дә ошап та бетеп булмый, максатым да ул түгел. Киңәш бирүчеләр, нәрсә беләндер килешмәүчеләр сүзенә колак салам. Ә артыгын кыланып, “бәреп” язучыларны кабул итмим. Алар белән озак аралашмыйм, җавап бирәсем килсә, бирәм я блокка тыгам, ә кайбер комментарийларга әһәмият бирми генә узып китәм. Андый “киреләр”, Аллага шөкер, бик аз. Кешегә төртелеп утыручыларны мин бик аңлап та бетермим һәм бәхетсезгә саныйм”, - ди танышым. Айсылуның блогына күбрәк яшь кызлар, әниләр язылалар. Шулай ук блогер булырга теләгән, яки тәвәккәлләргә курыккан кызлар һәм егетләр киңәш сорау, тәҗрибә туплау өчен дә кушылалар.

– Синең өчен социаль челтәр нәрсә ул? – дигән соравыма:

– Аралашу, кирәкле мәгълүмат табу, бизнес мәйданчыгы. Блогер булу теләге шуннан туды да инде. Тиккә фото-видеолар куеп бару кызык булмый башлады. Сторис яздыргач, көне буе “Бу кайда, каян алырга” кебек сораулар яза башлыйлар иде. Ә хәзер исә барысын да аңлатып барам. Рәхәт тә, кызык та, аралашу даирәсе дә киңәя, - дип җаваплады ул.

Ныклап уйласаң, без хәзер социаль челтәрләрдән башка яши алабызмы соң? Мөгаен, юктыр. Без хәзер Интернетка бәйле яшибез. Бер генә сәгать элемтә булмый торса да, бөтен эш тукталып кала кебек тоела. Чынлыкта да шулай. Күпләребез шул бөтендөнья пәрәвезендә яши, эшли. Азыгы да, ризыгы да, тормышы да – шул. Блогерлык та хәзер заман һөнәренә әверелде. “Блог алып бару - мавыгу гына түгел. Блогерлык – 21 гасырның яңа белгечлегедер”, - ди Айсылу да.

Әлбәттә, читтән караганда гына, блогерлык эше бик җиңел тоела. Блогың яхшы сыйфатлы, файдалы, кешеләргә кызыклы булсын өчен, күпме тырышырга, эзләнергә, камилләшеп торырга һәм үз өстеңдә эшләргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев