САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар дәвам итә

Үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар үткәрүнең төп үзенчәлекләре: - Заводтан эшләп чыгарылуына бер елдан артмаган һәм моңарчы файдаланылмаган яңа машиналарга техник караулар, аларның номерларын чагыштырып, техник торышын тикшермичә генә үткәрелә.

  •  Алга таба алар һәр елны техник карауга куелалар. Техник караулар, машинаның кайда теркәлгән булуына карамастан, дәүләт техник күзәтчелеге органы урнашкан җирдә башкарыла. 
    - Әгәр машина куркынычсызлык тәләпләренә тулысынча җавап бирә дип табылса, талон урынына техник карау үткәнлек турында таныклык биреләчәк. Әгәр дә машина куркынычсызлык тәләпләренең берәрсенә җавап бирми икән, ул чакта техник карау үткәнлеккә акт бирелә һәм егерме көн эчендә кабат техник караулар уздырыла. Бу вакытта машинаның актта күрсәтелгән параметрлары гына тикшерелә. 
    Техник карауларга түбәндәге документлар таләп ителә: шәхесне раслаучы документ (әгәр техниканы икенче кеше күрсәтсә, хуҗасының ышаныч язуын алып килә, тракторчы-машинист таныклыгы, машинаны теркәлү турында таныклык, ОСАГО иминият полисы, техник карау үткәнлеккә таныклык алу өчен дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция. ОСАГО иминият полисы техник карау үткәнче күрсәтелергә тиеш. Машинаның максималь конструктив тизлеге 20 километрдан артмаганда, ул таләп ителми. 
    Иртәгә - 7 июньдә техник караулар Кәүҗияк һәм Рангазар авыл җирлекләрендә, 10 июньдә – Әлмәттә, 12сендә – Иске Имән белән Саклаубашта, 14ендә – Янурыста, 17 июньдә – Җәлилдә һәм Иске Минзәләбашта, 19ында – Шәрләрәмәдә, 21ендә Зур Нөркәйдә үткәреләчәк. Техникаларны авыл җирлеге советы бинасы янына алып килү сорада. 
    Альберт Салахов, район баш дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X