Райондашларыбызның бүген эш көне бер сәгатькә кыскара

4 һәм 12 июнь ял көннәре булып санала, 3 һәм 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне, 4 июньдә Ураза гаете эшләми торган бәйрәм көн санала.Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасында Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала.

2019 елда Татарстан Республикасы Президентының "2019 елда Ураза һәм Корбан бәйрәме үткәрү көнен билгеләү турында " гы указы нигезендә Ураза бәйрәме 4 июньдә үткәрелә.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.

Шулай итеп, 4 һәм 12 июнь ял көннәре булып санала. 3 һәм 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара. 

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде
  • 5 март 2021 - 14:32
    Зөбәрҗәт туйга килеп җиткәннәр
    Зөбәрҗәт туйга иң бәхетлеләр – кыенлыкларга бирешмәүче, мәхәббәт хисен еллар агышында, тормыш юлында очраган давылларда саклап кала алучылар гына килеп җитә алалардыр.
    400
    0
    0