САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашларга штрафлар салыначакмы?

Республика массакүләм мәгълүмат чараларыннан билгеле булганча, Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган 250 дән артык кешегә штраф салынган.

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Роспотребнадзор идарәсе белгечләре 1 апрельгә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган 250 дән артык кешегә штраф салган. Штрафка чит илдән кайтучы, авырулар белән контактта булган гражданнар тартылган. Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, 2 апрельдән штрафларның бәяләре арта – кагыйдә бозучыларга 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда да режим бозучыларны ачыклау буенча рейдлар көндез дә, төнлә дә үткәрелә. Бу эш һәр көнне дәвам итә. Махсус белешмәсе булмаганнар исә штрафка тартылачак.

ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев