САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашларга ай календаре буенча утыртырга киңәш итәләр

Үсемлекләрнең ничек үсүе Ай һәм Кояшның Җиргә карата торышына да нык бәйле.

Аеруча Айның фазалары зур тәэсир көченә ия. Үсемлекләрне утыртканда, күчергәндә, аның нинди йолңдызлыкта булуына әһәмият итәргә кушалар. Яңа Ай һәм тулган Ай вакытыныда бакча эшләреннән тыелып торырга киңәш итәләр. Май аенда төрле яшелчәләрне утырту (күчереп утырту) өчен кайсы көннәр кулай санала икән соң? Кыярны –8,10,16, 18 май көннәрендә, помидорларны – 9,15,17,18, яшел үләннәр, салатны – 9,10, 16,17 майларда, кишер, чөгендерне – 21,23,27,28 май көннәрендә, кәбестәне – 9, 10, 17, 18, фасоль, борчакны – 8, 15,18 майда утыртсаң, шәп уңыш бирәчәк икән. Җимеш агачларын – 8,15, 17 майда, куакларын 9,15,18 майда утыртырга була. 5 һәм 19 майда утырту, күчерү белән шөгыльләнмәгез. 7,11,13,25,29 майларда казыган, сөргән җирдә яшелчә әйбәт үсәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев