САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашлар кыш көне ямансулап йөрми

Көне дә туры килеп тора: бүген, 21 гыйнвар - Халыкара кочаклашу көне. Кызганыч, ул Россиядә киң таралыш тапмады. Ә бит белгечләр сүзе буенча, комфорт рәвештә тормыш алып бару өчен көненә 7-8 кешене кочакларга кирәк.

Халыкара кочаклашу көнен кем уйлап тапканлыгы билгеле түгел. Беренчеләрдән булып студентлар башлап җибәрүе турында гына мәгълүмат бар. Аның каравы асылы тирән мәгънәгә ия - кочаклашкан вакытта кешеләр бер-берсенә күңел җылысы бүләк итә дип санала икән. Бу көнне таныш булмаган кешеләрне дә кочакларга ярый. Күп илләрдә флешмоблар (масштаблы акцияләр) үткәрелә. Соңгы елларда Россиядә дә әлеге акцияләрдә халык актив катнашырга тырыша. Шулай булгач, бүген кырыгызга кочаклашырга таныш булмаган кеше килсә, аннан читләшмәгез һәм аны куып җибәрмәгез, хөрмәтле райондашлар. 

 

Реклама

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X