САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашлар әдәби марафонда катнаша алалар

1 апрельдә дөньякүләм әдәби марафон старт алды. Ул 21 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Әдәби марафонның максаты - татар китапларын пропагандалау. Әлеге интернет-проектта барлык теләгән кеше катнаша ала. Моның өчен көн саен берәр әсәр яки зуррак әсәр булса, аның күпмедер өлешен укырга һәм иң ошаган, иң эчтәлекле һәм мәгънәле дип тапкан өзекне социаль челтәрдә үз битеңә урнаштырырга кирәк. Өзекнең кайсы әсәрдән алынганын һәм авторын күрсәтергә онытмагыз. 21 көннән соң марафонга нәтиҗә ясалачак.
- Бу чарада район китапханәчеләре актив катнашып баралар. Аңа шулай ук китап укучыларны да җәлеп итәргә тырышабыз, - ди Сарман үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина.
Өзекне башкаларны да җәлеп итәрдәй итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп, #әдәбимарафон#татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Бу хэштегларга өстәп, китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга киңәш ителә. Мәсәлән, #ХәсәнТуфан #кайсыгызныңкулыҗылы #казанутлары һ.б.). Шулай итеп, марафонга катнашыгыз, хөрмәтле райондашлар!
Зөлфия Шәрипова язмасы

ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев