САРМАН
  • Рус Тат
  • Районда мобиль поликлиника эшли

    Билгеле булганча, республикада “Бердәм Россия” сәяси партиясенең тагын бер – “Мобиль поликлиника” проектына старт бирелде.

    Аның кысаларында табиблар белән тәэмин ителгән һәм заманча медицина аппаратурасы белән җиһазландырылган автопоезд республика районнары буйлап үтә һәм үзәктән ераграк урнашкан кече авылларда яшәүче халыкка хезмәт күрсәтә.
    Саннардан күренгәнчә, республикада 100 дән азрак кеше яшәүче 1359 авыл бар. Аларда яшәүче барлык кеше дә үзе теләгән вакытта район үзәгенә табибка бара һәм күренә алмый. “Ашыгыч ярдәм” дә барлык очракта да “ашыгыч” булмаска мөмкин. Проект нәкъ менә шушы өзеклекне киметү яки булдырмау максатыннан оештырылган. Моның өчен республикада “КамАЗ” машинасы базасында дүрт мобиль комплекс сатып алынган. Аның берсе Әлмәт район үзәк хастаханәсенә беркетелгән. Безнең район халкына нәкъ менә шул комплекс хезмәт күрсәтә. Сәламәтлек автопоезды районда үз эшен 28 октябрьдә башлады, 22 ноябрьдә төгәлләячәк. Беренче атнада ул Иске Минзәләбаш зонасында булды. Бу атнада Александровка зонасына кергән авылларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә, аннан соң Петровка Завод һәм Нөркәй зоналарында эшләячәк.
    Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, автопоезд учетта торучы һәм диспансеризациянең икенче этабын үтүче авыруларга хезмәт күрсәтә. Кардиолог, уролог, невролог, офтальмолог, эндокринолог, хирург, УЗИ табибы, гинеколог, терапевт кебек белгечләр график буенча эшлиләр.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: