Районда инвалид-балалар караучылар өчен түләүләр арттырыла

1 июльдән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен түләү 10 мең сумга кадәр арттырыла

Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.

Арттырылган күләмдә түләүне июль аенда мөрәҗәгать итүчеләр генә түгел, әлегә кадәр бу төр түләүне ала торган барлык кеше дә алачак. Түләүне арттыру өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Айлык акчалата түләүне Россиядә яшәүче, хезмәткә яраклы булып та, 18 яшькә җитмәгән инвалид-бала яисә беренче төркем балачактан инвалидны караучы гражданнар ала. Әлеге төр түләү инвалид-баланың яки балачактан инвалидның пенсиясе буенча билгеләнә.

Инвалид-бала караган өчен түләүне сорап шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, Россия Пенсия фонды сайтында түләү билгеләү һәм гражданның инвалид-бала карарга ризалыгын белдереп гариза язу сервислары эшли. Сез шулай ук Пенсия фонды клиентларны кабул итү хезмәтенә дә мөрәҗәгать итә аласыз.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде