САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда гражданнарны кабул итү атналыгы башланды

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Сарман авылы, Ленин урамы, 28 йорт (“Сарман” кинотеатры, 2 нче кат)) гражданнарны кабул итү атналыгы уздырыла.

Халыкны бүген - 25 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә – мәгариф бүлеге, 14.00 дә – Пенсия фонды, 15.00 дә – Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, 16.00 дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимовның ярдәмчесе Рузәл Шәймәрданов кабул итәчәк. 26 ноябрь көнне райондашлар 9.00 сәгатьтә – социаль яклау бүлеге, 10.00 дә – республика матди ярдәм үзәгенең район бүлекчәсе, 14.00 дә – халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән очраша алалар. 27 ноябрь – халыкка юридик ярдәм күрсәтү көне. Бу көнне теләгән гражданнарны 8.00 сәгатьтә – Пенсия фонды белгече, 9.30 да – суд приставы, 11.00 дә – нотариус, 12.30 да – техник инвентаризация бюросының район бүлекчәсе җитәкчесе, 14.00 дә – адвокат, 15.00 дә ветераннар советы белгече кабул итәчәк. Ә 28 ноябрьдә районга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков киләчәк, 11.00 дә кабул итү үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев