САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда бай бәйрәм программасы төзелгән

Бусагада – Яңа ел. Балалар да, зурлар да көтеп ала торган бу бәйрәмне һәркайда истә калырлык итеп үткәрү өчен тырышалар, күңелле чаралар әзерлиләр.

Районның үзәк чыршысын ачу 27 декабрьгә планлаштырылган. Шул ук көнне Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады булачак. Ул муниципаль район Советы бинасы каршында 14 сәгать 15 минутта башланачак һәм үзәк ял паркында чыршыны ачу, котлаулар, уеннар белән дәвам итәчәк. 30 һәм 31 декабрь көннәрендә район мәдәният йортында бал-маскарад үтәчәк. Шул ук көннәрдә Сарман кинотеатрында һәм Җәлил мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм дискотекалары оештырылачак.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бәйрәм иртәләре, бал-маскарадлар башланды инде. Балалар өчен каникуллар чорында да төрле мәдәни, спорт чаралары үтәчәк. Үзәк китапханәдә рәсемнәр бәйгесе, китап сөючеләр белән әңгәмәләр, монда һәм кинотеатрда мульфильмнар карау оештыралачак. Шугалаклар, чаңгы юллары да буш тормаслардыр. Рәхәтләнеп ял итик, алдагы эшләргә көч һәм дәрт туплыйк, кадерле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев