16 июньдә Әтиләр көне билгеләп үтелә.
Безнең илдә әле ул чагыштырмача яшь бәйрәм исәпләнә. Әлегә хөкүмәт дәрәҗәсендә беркетелмәгән. Исеменнән күренгәнчә, ул бала тәрбияләүдә әтиләрнең ролен ассызыклауга, аларга рәхмәт сүзләре җиткерүгә багышлана. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, дөньяда балаларның 50 проценты әтисез үсә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз