САРМАН
  • Рус Тат
  • Район Сабан туеның көрәш батырлары кемнәр?

    Быелгы район Сабан туенда көрәш батыры исемен алу өчен бәйге киеренке булды.

    Көрәшчеләр җиңү өчен бөтен көчләрен куйдылар. Нәтиҗәдә 65 килограммлы спортчылар арасында I урынга – Алмаз Миннехуҗин (Сарман), II урынга – Рәсим Мансуров (Шәрләрәмә), III урынга Әмирхан Габдуллин (Сарман) лаек булдылар. 75 килограммлы спортчылар арасында исә җиңү Шәрләрәмәдән Инсаф Йосыповка елмайды, ә II урында – Илгизәр Гыйльфанов (Карашай Саклау), III урында – Ильвир Мансуров (Шәрләрәмә). 85 килограммлы спортчылар арасында I урында – Радик Ризванов (Нөркәй), II урында – Илгиз Мөхәммәтшин (Нөркәй), III урында – Рәис Шәрәфетдинов (Сарайлы). 85 килограммнан артык авырлыктагы спортчылар арасында иң остасы Айдар Хуҗин (Сарайлы) булып чыкты. Ул Сабантуйның баш батыры да булды. II урында – Булат Әхмәдуллин (Сарман), III урында – Айнур Хуҗин (Сарайлы), 
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары .

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: