САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район инвалидлар җәмгыяте тагын бер конкурста җиңде

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 565 санлы карары нигезендә, коммерцияле булмаган оешмаларның социаль проектларны тормышка ашыруга киткән финанс чыгымнарын каплау өчен республика бюджетыннан субсидияләр бүленеп бирелә.

Ул конкурс рәвешендә тормышка ашырыла һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуны, районнарга социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтүне максат итеп куя. Конкурс комиссиясе проектларны тикшереп, җиңүчеләрне билгели. Район инвалидлар җәмгыяте әлеге конкурста «Сәламәтлек әлифбасы» («Азбука здоровья») проекты белән катнашып, жиңүгә иреште. Бу проект нигезендә Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына урам тренажерлары алыначак. Проект авторы – җәмгыять белгече Лилия Мәүлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев