Районда техника торышын тикшерделәр – «Нөркәй» агрофирмасы иң яхшы күрсәткечләргә ия булды
Июль аена чыккач, гадәттә, урып-җыюга әзерләнә башлыйлар.
Һава торышы әлеге кампаниянең башлану срокларын сорау астында калдырса да, комбайннар теләсә кайсы вакытта басуга чыгарга әзер булырга тиешләр. Шул уңайдан сишәмбе көнне техниканың торышын тикшерделәр.
Махсус комиссияне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкләде. Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев катнаштылар. Аларга шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Гөлүс Фәттахов, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев, «Россельхозцентр» филиалының район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов һәм башка белгечләр дә ярдәм иттеләр.
«Комбайннар парады» дип исемләнгән чарага өч агрофирма да урып-җыюда катнашачак барлык комбайннарны да куйдылар. Әле ремонттан чыгасы техника да бар. Дөрес, чара барышында табигать бераз көйсезләнеп алды. «Нөркәй» агрофирмасының машина-трактор станциясендә комбайннар торышы белән танышканда, ялтырап чыккан кояш артыннан ук көчле яңгыр да явып алды. Ярдәмгә янәшәдәге комбайн капоты килде. Ачып куйгач, ул зур зонт ролен үтәде. Чарада катнашучылар вакытны бушка уздырмадылар, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
– Әйе, явым-төшемнәр күп, тик бу корылыкка караганда яхшырак. Әзерлек буенча күренә: республика халкы быел да иписез калмаячак, – диде Рафаэль Мәхмүт улы.
Җитәкче, комбайннарга утырып, игенчеләрнең үзләре белән дә сөйләшеп алды. Ул алардан эш шартлары, шул исәптән, хезмәт хакы турында да кызыксынды. «Зарланмыйлар», – дигән нәтиҗәгә килде министр урынбасары.
Комбайннар күрсәтмә рәвештә урып-җыеп та күрсәттеләр – моның өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ургычка салам аттылар, бөртекле культуралар салдылар. Шул рәвешле техниканың төрле маркалары тикшерелде.
«Җәлил» агрофирмасының Иске Минзәләбаш бүлекчәсендә дә шундый ук эшләр башкарылды. Айнур Харисов утырган комбайн гәрчич «суктыру»га кереште. Аның ургычына ике чиләк культура салдылар.
– Бункерыңны кара әле: гәрчич күренәме? – дип сорадылар аннан.
– Бераз бар, – диде Айнур.
Җавапны «яхшы» дип таптылар. Әлбәттә, бөтен нечкәлекләрне дә исәпкә алып, җайга саласы нәрсәләр бар әле. Моңа вакыт җитәрлек: белгечләр сүзләре буенча, урып-җыю башланганчы, ким дигәндә, ике-өч атна вакыт бар. Шул ук һава шартлары турында да онытмаска кирәк: алар рөхсәт итсә, басуга чыгарга әзер тору мөһим.
«Сарман» агрофирмасының машина-трактор станциясендә комиссияне «көтеп торган» техника да төзек халәттә иде. «Комбайннарыбыз эшкә чыгарга «ыжгырып» торалар, боерыкны гына көтәләр», – диделәр агрофирма хезмәтчәннәре. Аларның сүзләре дөреслеккә туры килделәр.
Нәтиҗә ясаганда, иң яхшы әзерлек «Нөркәй» агрофирмасында дип табылды. Әзерлек күптөрле күрсәткеч буенча бәяләнде. Бөртеклеләрне уручы комбайннарның әзерлек дәрәҗәсе, техникада эшләүче механизаторлар саны да, янгын куркынычсызлыгы чаралары күрелү дә, хезмәт хакы түләнү дә, культуралар торышы да исәпкә алынды. Һәрбер күрсәткеч буенча иң күп балл куелган очракта, барлыгы җитмешне җыеп була иде. Максималь санны бер генә хуҗалык та җыя алмаса да, нәкъ менә «Нөркәй» агрофирмасы бу күрсәткечкә иң якын килүче булды – ул 68 балл җыя алды. «Җәлил» белән «Сарман» агрофирмалары аннан бер генә баллга калыштылар.
Мондый бәйгеләрнең хуҗалыклар арасында көндәшлекне арттыру максатыннан түгел, ә бер-берсенең тәҗрибәсенә таянып эшләү мөмкинлеге тудырыр өчен үткәрелүен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре яхшы аңлыйлар. Ил халкын туйдыру белән бәйле булган эштә көндәшлек була да алмый. Әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең бердәмлеге булган уңышны югалтуларсыз гына җыеп алырга ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев