САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район үзәгендә балалар бәйрәм иттеләр

Бүген Сарманның үзәк Ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур чара үткәрелде.

Кечкенә дусларыбызны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, аларга бәхетле балачак теләде. 

Районыбызның иң сәләтле һәм талантлы балалары яшьтәшләре өчен матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Алар өчен район мәдәният хезмәткәрләре, Сарман балалар сәнгать мәктәбе, «Шәфкать» үзәге, үзәкләштерелгән китапханә, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее коллективлары мастер-класслар үткәрделәр, кызыклы уеннар оештырдылар. Балалар күмәк флешмоблардан да читтә калмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса