САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин белән туры элемтәгә миллионнан артык сорау килгән

Владимир Путин белән туры элемтәгә миллионнан артык сорау килгән. Бу хакта "Россия-24" телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Мәскәү вакыты белән 9: 00 сәгатькә 1 053 326 сорау булган, шуларның 616,5 меңе телефон аша һәм 291,3 се SMS аша килеп ирешкән.

Чара пәнҗешәмбе көнне Кунак сараенда (Гостиный дворда) узачак. Трансляция көн үзәгендә "Первый", "Россия 1", "Россия 24", "НТВ", "ОТР", "МИР", "Маяк", "Вести FM" һәм "Россия радиосы" телеканаллары эфирында башланачак. Аны шулай ук социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булачак.

 

Сораулар кабул итү 9 июньдә сәгать 8дән башланды һәм программа тәмамланганчы дәвам итәчәк.

  • "Владимир Путин белән туры элемтә" — ел саен үткәрелә торган телекүпер . Аның барышында президент гражданнарның сорауларына җавап бирә. Быел әлеге чара унҗиденче тапкыр узачак.
  • Беренче эфир 2001 елның декабрендә булган, ул 2 сәгать 20 минут дәвам иткән. Алга таба уртача дәвамлылыгы 3-4 сәгатькә кадәр артты.
  • Узган елгы туры элемтә 4 сәгать 20 минут булды, Путин 73 сорауга җавап биреп өлгерде.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев