САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин ана капиталын арттырырга һәм 2026 елга кадәр озайтырга йөкләмә бирде

Шулай итеп, ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылачак һәм беренче балалары туган гаиләләр дә бу ярдәмгә исәп тота алачак.

Бу хакта Россия Президенты Федераль Җыенга Еллык Юлламасында әйтте.
-
Ана капиталы буенча 2020 елның 1 январеннән үк гамәлгә керергә тиешле яңа, өстәмә карарлар тәкъдим итәсе килә. Гаилә беренче баласы тугач ук бүгенге күләмдә ана капиталына хокук алачак, - диде ул.
Ул шулай ук ана капиталын 150 мең сумга арттырырга тәкъдим итте. Өстәмә акчага хокукны гаилә икенче баласы тугач алачак. Шулай итеп, ана капиталының гомуми күләме 616 мең сум тәшкил итәчәк, алга таба ул ел саен индексацияләнәчәк.
Ана капиталы Россиядә 2007 елда барлыкка килде. Аны икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләр алды. Ул вакытта аның күләме 250 мең сум иде. Ә быелгы ел башыннан ул – 466,6 мең сум. Узган ел Путин программаның срогын 2021 елга кадәр озайткан иде.
2019 елда республика Пенсия фонды ана капиталына 15 меңнән артык дәүләт сертификаты бирде. Татарстанлылар аны барыннан да бигрәк торак шартларын яхшыртуга тоталар. Республикадагы 225 тән артык гаилә акчасын шуңа тотты. Программа гамәлгә кергәннән бирле якынча 85 миллиард сум күләмендә ана капиталы акчасы түләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев