САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Президент мәктәп территориясендә укучыларны яклау буенча өстәмә чаралар күрергә кушты+ВИДЕО

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда комиссия утырышында хокук саклау һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә бу эшне контрольгә алуны йөкләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия утырышын үткәрде. Чара 41нче урта мәктәптә узды. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Утырышта Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, шулай ук кайбер мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Террорчылыкка каршы комиссиянең башка әгъзалары 41нче мәктәпнең террорчылыктан саклау системасы белән таныштылар һәм тематик күргәзмәне карадылар.

Выездное заседание Антитеррористической комиссии 
в Республике Татарстан.
Проводит Президент Республики Татарстан
Р.Н. Минниханов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Россия Федерациясенең төрле субъектларында мәгариф оешмаларында мәктәп укучыларына һәм укытучыларга һөҗүм иткәннәр, бу мәктәп территориясендә укучыларның җитәрлек дәрәҗәдә якланмавын күрсәтә һәм аны камилләштерү буенча өстәмә чаралар күрүне таләп итә.

Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров үз чыгышында кайбер мәгариф оешмалары җитәкчеләренең иминлекне тәэмин итү буенча җитәрлек чаралар күрмәвен искәртте.

ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф оешмаларында террорчылыкка һәм криминаль күренешләргә каршы көрәшне камилләштерү чаралары турында мәгълүмат бирде. Быел 262 мәгариф оешмасына хәвеф сигнализациясе төймәсе, 120 оешмада тикшерү системалары сатып алу һәм урнаштыру өчен 34,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Выездное заседание Антитеррористической комиссии 
в Республике Татарстан.
Проводит Президент Республики Татарстан
Р.Н. Минниханов.

 

Реклама

Чаллы мэры Наил Мәһдиев үз чыгышында мәгариф объектлары иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Дмитрий Вандюков иминлек өлкәсендә мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертү турында сөйләде.

Соңыннан Татарстан Президенты әлеге мәсьәләнең мөһимлегенә тагын бер кат басым ясады. Ул билгеләп үткәнчә, мәгариф объектларын техник чаралар белән җиһазландыруга финанслар бүлеп бирелә, кирәк булса, финанслау күләме арттырылачак.

Выездное заседание Антитеррористической комиссии 
в Республике Татарстан.
Проводит Президент Республики Татарстан
Р.Н. Минниханов.

Рөстәм Миңнеханов республика хокук саклау һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә бу эшне махсус контрольгә алырга кушты. 

Фото: president.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X