САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Порошоклы алкогольның зыяны бик зур

Россиядә аны җитештергән һәм саткан өчен штрафлар кертергә планлаштыралар

Порошоклы спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өчен 500 мең сумга кадәр штраф кертергә тәкъдим итәләр. Россиянең Дәүләт думасы шушы хакта закон проектын  шушы көннәрдә карарга тиеш.

Хөкүмәт тарафыннан эш­лән­гән документ Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертүне күздә тота. Закон проекты порошоклы алкоголь җитештерүне һәм аның әйләнешен тыю турында узган ел кабул ителгән закон белән бәйле. Мондый  спиртлы эчемлекләр күпчелек илләрдә тыелган, чөнки гражданнар сәламәтлеге өчен җитди куркыныч тудыра.
Министрлар Кабинеты Административ хокук бозулар турындагы кодексны яңа мәддә белән тулыландырырга тәкъдим итә, аның нигезендә, порошоклы алкоголь җитештергән һәм әйләнештә йөрткән өчен гражданнар — 5-20 мең сум, вазыйфа биләүче кешеләр  20-50 мең сум   штраф түләячәк. Юридик берәмлекләрне 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф көтә.
 
Әйткәндәй...
Порошоклы алкогольне 1974 елда америкалы Удо Поллмер уйлап тапкан.
Ул сәяхәт кылырга яратучылар тормышын җиңеләйтү максатында уйлап табыла. Алар да вакытны күңелле үткәрергә тели, ләкин моның өчен үзләре белән зур, авыр, җиңел ватыла торган шешәләрне алырга мәҗбүр була. Порошоклы алкоголь барлыкка килү аркасында яраткан эчемлекне берничә секунд эчендә теләсә нинди шартларда әзерләргә була, кул астында бары тик су гына булсын.

 

Фото: pixabay.com

Реклама

 

https://kiziltan.rbsmi.ru

Автор: Резеда ГАЛИКӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X