САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Парашютта беренче тапкыр эт сикергән

Кичә парашют спортын үз итүчеләр аның туган көнен билгеләп үттеләр.

Шунысы кызыклы – парашют ясау идеясе беренче тапкыр итальян рәссамы һәм уйлап табучысы Леонардо да Винчи башына килә. Аның 1485 елгы кулъязмасында 12х12 терсәк озынлыгы крахмалланган тукымадан ясалган “палатка” ярдәмендә биеклектән исән-имин төшү турында искә алына. Урта гасырларда озынлык үлчәве “терсәк”нең төрле илләрдә 50 сантиметрдан алып 60 ка кадәр булганын искә алсак, мондый җайланманың, чыннан да, кешегә теләсә-кайсы биеклектән исән-имин төшәргә мөмкинлек бирүенә ышанырбыз. Бүгенге парашютларның да диаметры 6-7 метрдан артмый.
1785 елда француз һава йөзүчесе Франсуа Блашар Лондонда һава шарыннан сикерү өчен үзе ясаган парашютны күрсәтә. Ләкин аның белән сикерергә үзенең йөрәге җитми, һава шарыннан парашютта этне ташлый. Эт исән-имин җиргә төшеп җитә.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев