Парадта быел ретромашиналар да күбрәк булды
Ретромашиналар парадында сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда фронтта, халык хуҗалыгында киң кулланылган автомашиналар катнаша.
Алар янына бүгенге заман машиналары да өстәлә. Ә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган парад, узган елдагыча ук, узган гасырның 50-60 нчы елларында ук чыгарыла башлаган мотоцикллар йөреше белән башланды. Аграр көллият, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге, электр челтәре компаниясе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хастаханә, “ДОСААФ”, киноучреждение, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре, спорт оешмалары, “Нөркәй”, “Сарман”, “Җәлил” агрофирмалары, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге һәм башка оешмаларның машиналары да сугыш елларын искә төшерде.
Быелгы ретропарад машиналарның тагы да матуррак бизәлүләре белән генә түгел, катнашучыларның нык кына артуы белән дә истә калыр, мөгаен. Оешмалар да, аерым кешеләр арасыннан да катнашучылар күбрәк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев