САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өч яше тулмаган балалары булган гаиләләр 5 мең сум акча алачаклар

Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы булган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана (гаилә) капиталы хокукы булган барлык гаиләләргә, шул исәптән сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, акча түләнергә тиеш.
Илдә кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме федераль бюджеттан бирелә, ана (гаилә) капиталы күләмен киметми һәм башка төр социаль ярдәм алу хокукына йогынты ясамый.
Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин әйтеп үткәнчә, мөмкинлек булган очракта, территориаль органнар гаиләләргә әлеге түләүгә хокуклары булганнарга шәхсән хәбәр итәчәк. "Өч яшькә кадәрге балалар өчен акчаны Татарстанның 85 меңнән артык гаиләсе ала алачак, – дип билгеләп үтте Пенсия фонды башлыгы. - Гаилә карамагында акча сорап мөрәҗәгать итү өчен алты айга якын вакыт бар. Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр гаризалар кабул итүне тәэмин итәчәк һәм, гаиләнең тиешле хокукы булган очракта, апрель-июнь айлары өчен түләүләр бирәчәк".
Балага акча алу өчен es.pfrf.ru яисә gosuslugi.ru порталындагы шәхси кабинетта гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар да тапшырырга таләп ителми - кирәк очракта Пенсия фонды органы барлык мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә соратып ала.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта Пенсия Фонды органнарына алдан язылып куеп кына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗәгать итү вакытын һәм көнен электрон сервис аша, шулай ук Пенсия фонды идарәсе сайтының “Регион контакты/Бүлекчә структурасы” бүлегендәге күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып ачыкларга була.
Гаиләләргә түләүләр мисаллары
1. Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Һәр ай саен апрельдән июнь аена кадәр гаилә ике балага 5әр мең сум акча алачак. Тулаем алганда, өч ай өчен 30 мең сум.
2. Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза 2020 елның сентябрендә бирелгән. Гаилә сентябрь аенда бер тапкыр 30 мең сум алачак.
3. Өч балалы гаилә: кече балалар 2020 елның гыйнварында туган, олысына 2020 елның май аенда өч яшь тула. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Апрель һәм май айларында гаилә – 15әр мең сум (һәр өч балага 5әр мең сум), июньдә өч яше тулмаган ике бала өчен 10 мең сум акча алачак. Өч ай өчен барлыгы 40 мең сум.
4. Гаиләдәге бер бала 2020 елның маенда туган. Гариза август аенда бирелгән. Гаилә августта бер тапкыр 10 мең сум алачак: май аеннан башлап, һәр ай өчен 5 әр мең сум.

 

ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев