“Нык яратып эшләдем”, – ди Гөлшат апа
Рангазар авылында яшәүче, 36 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган хезмәт ветераны Гөлшат Шәйхетдинованы өлкән буын вәкилләре әле дә хәтерлиләр.
“Бөтен Сарманны шаулата торган клуб мөдире иде”, – диләр аның хакында бүген дә. Аның тырыш хезмәт белән үткән яшьлеге башкалар өчен дә үрнәк булганлыктан, яшь буынны да аның белән таныштырырга булдык. Өстәвенә, безнең иң актив абунәчеләребезнең берсе дә ул. “Сарман” газетасын соңгы хәрефенә кадәр укып барам. Дөрес, бервакыт ике ел алдыра алмадым. Ләкин ул вакытта да кешедән алып торып, барлык язмаларын укып бара идем”, – ди ул. Шушы көннәрдә Гөлшат апаның үзе белән дә очрашырга насыйп булды.
Ятим балачак
Ворошилов районының Яңа Бүләк авылында алты балалы гаиләдә туып-үсә ул. Дөньяга аваз салуы 1943 елга – авыр сугыш елларына туры килә.
- Авылга нигез салучылар арасында минем әткәй дә була. Таулык авылыннан күчеп утыралар. Өч туган рәттән йорт күтәрәләр. Миңа бер яшь булганда, әнкәй урман кисүдән салкын тидереп кайткан да, бер атна эчендә вафат та булган. Без алты бала әткәй белән үстек. 9 сыйныфта укыганда, ул да үлеп китте. Апа белән абый кул астында мәктәпне тәмамладым, – дип искә ала ул.
Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, дүрт ел унике километр ераклыктагы Теләнче Тамак мәктәбенә йөри. “Өч Гайсина бергә йөреп укыдык. Яз, көз айларында велосипедка утыра, кыш көннәрендә чаңгыга баса идек”, – дип сөйли ул. Гомумән, туган авылы белән бәйле хатирәләре шактый аның. Яңа Бүләк – легендар җырчы Илһам Шакировның да туган, тәпи йөреп киткән авылы бит әле ул.
- Безнең өй клуб каршында гына иде. Балачакта без дә кичләрен шунда кереп утыра идек. Кыям абый Илһам Шакировның абыйсы – барлык концертларда катнаша иде. Ә Илһам абыйның биюе бүгенгедәй күз алдымда тора. Ул, үсеп буй җиткерүгә, Казанга укырга китте. Әниләре Нуриәсма апа безгә гел хәергә бәләкәй ипиләр алып килә иде. Кыям абыйның хатыны Рәзинә апа китапханәдә эшләде һәм, кая да барасы булса, үз урынына мине калдыра иде. Клубка, мәдәнияткә омтылыш, китапларга мәхәббәт күңелемдә шул елларда бөреләнгәндер, күрәсең. Биергә дә бик ярата идем, – дип искә ала Гөлшат апа.
Күктәк Мирсәитле яшьлек
Ул елларда, мәктәпне тәмамлагач, яшьләрне ике елга колхозда калдыра торган булалар. Ә Гөлшат апаны күмәк хуҗалыкка комсомол секретаре итеп куялар. Күктәк Мирсәит авылына клуб мөдире дә итеп билгелиләр. Хезмәт хакы – 30 сум. Бу 1962 ел була. Биредә Яңа Бүләктәге балалар йортында тәрбияләнүче кызлардан өйрәнгән рус һәм башка биюләр бик тә ярап куя. Ул елларда концерт куеп кына йөрисе түгел. Агитбригадалар, смотр концертлары оештырудан тыш, икешәр гектар чөгендерен дә эшкәртәсең, төнге эшләргә дә чыгасың, башкасында да катнашасың. Гөлшат апаны күп тапкырлар мәдәният буенча читтән торып укырга да үгетлиләр. Шәһәргә китәргә хыялланган кыз ничәмә-ничә тапкыр чемоданын тутыра да яңадан бушата. Йөргән егете өйләнешергә тәкъдим ясый башлагач та, уйга кала ул – кияүгә дә чыгасы, авылда да каласы килми. Дүрт ел эшләгәч, мәдәният бүлегенә бара. “Син бит әйбәт эшлисең, олы клубка – Рангазарга җибәрәм мин сине”, – ди бүлек җитәкчесе Асия Мәрданова.
Рангазар аны читкә җибәрми
Биредә аны эшкә ул вакыттагы Дамир Гарифуллин кабул итә. Кызга сораулар бирә, Илһам Шакиров турында сораша. Колхоз рәисе Шәкуров абый, кызны күрүгә үк, кисәтеп куя: “Иртәгә үк ак туфлиләреңне эш киеменә алыштыр!” Һәм беренче көннән үк баш-аягы белән эшкә чума кыз. Рангазар клубы зур һәм салкын, бары тик бер морҗа, ә яшьләр күп. Майга кадәр эшлим дә, шәһәргә китәм, дип ниятләп куя ул. Чаллыдагы апасы да үз янына чакырып тора.
Рангазарда ул районда беренче савымчылар ансамблен оештыра. Аның даны бөтен районга тарала. Аларның чыгышларын авылларда да, район үзәгендә дә яратып карыйлар. Тик аны оештыру гына җиңел булмый.
- Ирләре башта репетицияләргә, концертларга җибәрми иделәр. Һәркайсының өенә барам, ирләренә ялынам-ялварам. Соңыннан үзләре дә концертларга килеп утыра башладылар, дип искә ала бу көннәр хакында Гөлшат апа.
Ә бәйрәмнәрнең ниндиләрен генә билгеләп үтмиләр алар. Яңа ел, 8 Март, Гагарин туган көн, Космонавтика, Ленин бабайның туган көне һәм башкалар. Укытучылар да беркайчан каршы килмиләр, һәркайсы уңаеннан халык алдында сөйләргә лекция әзерлиләр. Район халкына яхшы таныш булган Миргасыйм Гаскәров та шушы елларда шактый чыгышлар ясый. Гөлшат апа аларга бүгенге көндә дә бик рәхмәтле. Ә бервакыт чит ил язучысының “Кара чәчәкләр” спектаклен сәхнәләштерәләр. Аны районда Минзәлә театры куеп киткән була. Сарманда машинкада бастырылган тексты да табыла. Спектакль зур уңыш белән куела. “Минзәләләр, Казаннардан да остарак уйнадыгыз!” – дип рәхмәт әйтәләр соңыннан авыл, колхоз җитәкчеләре. Бу елларда спектакльләрдә Мәрьям Кәрамиева, Рафаэль Сәрвәров, җитәкче постларда эшләгән Асфан Нуриәхмәтов, Җиһаншиннар, Асия Хәбибуллина һәм башкалар рольләрне килештереп уйнаулары белән халыкны сокландыралар. Альфира Нуриәхмәтова исә концертлар алып барырга оста була. Авылларга да күп йөриләр. Аларның чыгышларын һәркайда көтеп, “О-о! Рангазарлар килгән!” – дип, кул чабып каршы ала башлыйлар.
Рангазарның үзеннән дә концерт, спектакль куючылар өзелеп тормый. Ә чираттагы чараларның берсендә клуб мөдирен сәхнәгә сәхнә ветераны Риф Вәлиев чакырып менгерә. Ул да – Күктәк Мирсәит авылы егете. “Мине сәхнәгә менгерүче Гөлшат апа булды”, – ди ул һәм остазына җыр бүләк итә.
Ә бер елны клубны ремонтка ябалар. Яшьләр шул ук көнне Кәүҗияк клубына китәләр һәм авариягә очрыйлар. Рангазарда икенче көнне үк клубны ача башлыйлар. Мөдир аларны, җылыткыч куеп, үзенең кечкенә генә бүлмәсенә җыя торган була. Бергәләп телевизор карыйлар, гәҗит-журнал укыйлар.
Мәдәният хезмәткәрләренә заманаларның да төрлесен күрергә туры килә. Бервакыт район мәдәният бүлегенең шул чактагы җитәкчесе мәдәният йорты, клуб мөдирләренә гәҗиткә мәкалә язарга куша. Ничегрәк эшләсәң яхшырак була, нинди үзгәрешләр кертер идегез, янәсе. Гөлшат апа үзгәртеп корулар турында яза. Анда да аның язмасы иң яхшысы дип табыла. Икенче вакыт алардан зачет алу тәртибен кертәләр. Янәсе, алар киләчәктә дә бу тармакта эшли алырлармы, алар моңа лаекмы? Язмабыз герое бу сынауларны да уңышлы үтә. Ни генә әйтсәң дә, чараларга язылган сценарийлары белән дә башкалар арасында үрнәк була ул.
Әле бит клубның матди ягын да кайгыртасы бар. Кыш буе ягарлык утын әзерләү дә шушы орчык кадәр генә клуб мөдире белән техничка өстендә була. Ат табып, алып кайтасы, аны кул пычкысы белән кисеп, кышка әзерләп куясы. Әмма җитәкчеләрнең дә төрлесе була – атны, бирәбез, дип тормаганнары да, малларга салам да алып кайта алмыйбыз, дигән чаклары да.
Ә менә Гөлшат апаның “шәһәргә китәм” дигән нияте барып чыкмый. Рангазар егете Габделхәмиткә кияүгә чыгып, гомерлеккә шушында кала ул. Бергәләп өч кыз үстерәләр.
Кызында – Сәйдәш яраткан исем
- Китаплар укырга яратам. Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, классташым Вәсимә Хәйруллина, Дамир Гарифуллин, Шәйхелмәрдән шигырьләрен яратып укыйм. Кызларыма да исемнәрне яраткан геройларымныкын куштым. Салих Сәйдәшев Гөләндәм исемле кыз белән йөргән, китабыннан шуны бик ошаттым, шунлыктан зур кызымны аның исеме белән атадым. Икенче кызыма Рузиләгә исемне киявемнең апасы кушты. Өченче кызым Чулпан исемле. Оныгым Самирның исеме – төрек кинофильмыннан. Язгөлем дә – бик матур китап герое. Гөләндәмем – Чаллыда, Рузилә – Казан ягында, Чулпаным Җәлилдә яши. Авыл җирендә балалар үстерү җиңел булмады, билгеле. Төнге уникедә эштән кайтам, иртәнге дүртенче яртыда тора идем. Чөнки сыерны савасы, малларны көтүгә чыгарасы, кош-кортны ашатасы бар. Кайчак икешәр сыер да асрадык, – ди ул.
Тагын бик яраткан бер шагыйре бар икән әле аның. Ул да булса – Габдулла Тукай. Кат-кат укыйм, укып, сокланып туя алмыйм, кайчак бабайга да аның шигырь юллары белән җавап бирәм, ди ул.
Гөлшат апа бүген дә – авылның хөрмәтле кешесе. Гомер буе куйган тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исемен йөртә. Язмышың – Рангазар, һәм син монда бик кирәкле кеше булгансың, авыл өстенә якты нур тараткансың. Алдагы көннәреңдә дә аның бер кисәкчеге булып, халыкның хөрмәтен тоеп яшәсәң иде, хөрмәтле Гөлшат апа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев