САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә катнашачак спектакльләр исемлеге әзер

XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале Казанда 5-11 июнь көннәрендә үткәреләчәк.

Россия Федерациясенең Милли төбәкләре театрлары арасында элемтәләрне үстерү һәм ныгыту максатыннан үткәреләчәк фестиваль Төньяк Кавказ халыклары театрларына багышлана.
«Без фестивальне гадәттә теге яки бу халыкның театр мәдәниятенә багышлыйбыз. Төньяк Кавказ театр дөньясы картинасын гәүдәләндерү идеясе безгә бик ошады. Бу төбәк үзенчәлекле һәм кызыклы театр коллективларына бай, тик башка театр смотрларында алар еш тәкъдим ителмиләр», - ди «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Фестивальгә барлыгы 60 тан артык гариза кабул ителгән. Анда Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россия төбәкләреннән: Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Дагыстан, Чечен, Кабардино-Балкария, Чувашия, Башкортстан, Саха, Алтай, Тыва һәм Татарстан Республикаларыннан театрлар катнашачак.
Фестивальгә махсус кунаклар - Мәскәүдән «Драма сәнгате мәктәбе» һәм «Et cetera» театрлары көтелә.
Спектакльләрне Казанның җиде театраль мәйданында үткәрү планлаштырылган: Камал һәм «Әкият» курчак театрларының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин, Кариев исемендәге һәм Казан яшь тамашачылар театрлары.
• Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан оештырыла. Фестивальнең партнерлары - РФ һәм ТР Театр әһелләре берлекләре.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X