САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның район халкына мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар!

30 марттан 3 апрельгә кадәр Россия Президенты указы нигезендә ял көннәре дип игълан ителде.

Үзегезнең, якыннарыгызның сәламәтлегенә зыян салмау максатыннан ял көннәрендә саклану чараларын үтәвегезне, өйләрегездән бик нык кискен сәбәп белән генә (медицина ярдәме, дарулар, беренчел кирәкле продуктлар алу өчен генә) чыгуыгызны, якыннарыгыз, туганнарыгыз, куршеләрегез белән аралашуны телефон, мобиль кушымталар, интернет аша эшләвегезне сорыйм.

Районда өлкән яшьтәгеләргә, ялгыз, күп балалы гаиләләргә, шулай ук башка сәбәпләр аркасында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар хезмәте эшли. Аларга сез 2-50-64 телефонына шалтыратып, яисә җирлек башлыгына мөрәҗәгать итеп кирәкле сорауларыгызны бирә аласыз.

Барлык мөрәҗәгатьләрегезне электрон кабул итүләр бара.

Районыбызның төрле өлкәләрдә иминлеген куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешмаларыбыз эшчәнлеге гадәти режимда дәвам итә.

Хөрмәтле өлкәннәребез, балаларыгызга аңлатыгыз. Карантин – ул каникул түгел, урамда йөреп алар үзләренең генә түгел, өлкән яшьтәге әби-бабайларының да сәламәтлеген куркыныч астына куя.

Кадерле балаларыбыз, интернет социаль челтәрләрендә саклану чаралары турында бик күп мәгълүмат куела, аларны яныгыздагы өлкәннәргә аңлатыгыз!

Бер-беребезне, үзебезне саклыйк! Барлык таләп ителгән чикләү чараларына җитди карыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев