САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мошенниклар халыкны алдауның яңа ысулын тапкан

Хәзер алар видеоэлемтә аша шалтырата башлаган.

Телефон мошенниклары Россия халкына видеоэлемтә аша шалтырата башлаган, алар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра һәм офиста эшләгән булып кылана. 

«ВТБ мошенниклар һөҗүменең яңа төрен теркәде: хәзер җинаятьчеләр потенциаль «корбаннарына» видеоэлемтә аша шалтыратал, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра һәм офиста эшләгән булып кылана», – диелә банк хәбәрендә.

Кагыйдә буларак, җинаятьчеләр иң элек мессенджердан яки гадәти телефон элемтәсеннән шалтырата. Әгәр сөйләшүче үзе белән банк хезмәткәре сөйләшүенә ышанмый икән, җинаятьче видеоэлемтә аша кире шалтырата, банк офисыннан эшләүне күрсәтә, дип сөйләделәр ВТБда.

«Соңыннан җинаятьчеләр банк клиентының акчаларын кулга төшерү өчен стандарт схемаларны куллана – кредит теркәргә, телефон номерын алмаштырырга, акчаларны «куркынычсыз» счетка күчерергә, банк кушымтасын яңартырга күндерә башлый, яки инде банк клиентының шәхси кабинетына керү өчен төрле сәбәп белән СМС-кодларны сорыйлар», – диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/mosenniklar-xalykny-aldaunyn-iana-ysulyn-tapkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев