САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпләрдә кесә телефоннарын тыярга уйлыйлар

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова әлеге тәкъдим эшләү стадиясендә, дигән.

Россия мәктәпләрендә кәрәзле телефоннарны куллануны чикләргә мөмкиннәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова әлеге тәкъдим эшләү стадиясендә, дип белдергән.

"Без мәсьәләне өйрәнәбез һәм бер ай дәвамында хәбәр итәргә тиеш булачакбыз", — диде ул Гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт ярдәмен гамәлгә ашыру буенча Президент каршындагы совет утырышында.

 

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко инициативаны хуплады һәм бу мәсьәләне уку елы башына хәл итүне сорады.

Аның фикеренчә, гомумән, "телефонны мәктәпкә китерүне тыярга кирәк, чөнки анда саклау өчен бүлмәләр юк, ә мәктәп директорлары мондый җаваплылык алырга теләмәячәкләр".
 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев