САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәгариф министры мәктәп укучыларына Яңа ел ялларына күп итеп өй эше бирмәскә өндәде

Ольга Васильева балаларны 3 гыйнварга кадәр ял иттерергә, өй эше эшләтмәскә киңәш итте.

Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укытучыларын Яңа ел бәйрәмнәренә укучыларга күп итеп өй эше бирмәскә чакырды. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Ольга Васильева балаларга өй эше әзерләргә кушмыйча, 3 гыйнварга кадәр ял бирергә киңәш итте. «Бәлки, 4 гыйнвардан бик бәйләнмичә генә нәрсәдер сорарга һәм эшли башларга, проблемалары булган темалар буенча шөгыльләнә башларга мөмкин», — диде министр.

 

Бала өчен ял - эшчәнлекне алмаштырып тору чарасы булырга тиеш, диде ул.

Фото: https://pixabay.com | Komsomolec

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев