САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәгариф министры чын татар гимназиясе нинди булырга тиешлеген әйтте

Рафис Борһанов милли мохит сакланмаган милли уку йортлары исемлегенә Буа гимназиясен кертте.

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында татар мәктәбе дип аталган уку йортының нинди шартларга җавап бирергә тиешлеген әйтте.

“Иң беренче чиратта, милли мохит булдыру, барлык чараларның ана телендә узуы, татар телен камил белгән, татар телендә белем бирергә сәләтле педагоглар туплау, татар теленә тәрҗемә ителгән уку әсбапларына заказ бирү һәм мөмкин кадәр ана телендә белем бирүне тәэмин итү”, - дип аңлатты Рафис Борһанов.

“Билгеле, әти-әниләр гаризасы нигезендә күп кенә милли уку йортларында төп фәннәрне ике, ә мөмкин булганда 3 телдә укыту гамәлгә керде. Әмма бу тулаем телебездән ваз кичү булырга тиеш түгел, һәм без моңа юл куярга да тиеш түгел”, - ди министр.

 

Министр әйтүенчә, республикада 42 татар гимназиясе эшли. Рафис Борһанов “шәһәр җирендә матур гына эшләп килгән милли гимназияләребез” дип “барыбызга да яхшы таныш Казан шәһәренең 2 нче гимназиясе, моннан тыш Яр Чаллының 2 нче, Алабуганың 2 нче, Бөгелмәнең 14 нче гимназияләре"н атады.

Реклама

Министр Буа гимназиясе хакында да фикерләрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, төгәл фәннәрне татар телендә укытмаган өчен Буа гимназиясе директорын тәнкыйтьләгән иде. “Район үзәгендә булып та милли мохит сакланмаганнар да, кызганычка каршы, бар. Шулар исәбендә Буа гимназиясе дә”, - диде министр.

“Билгеле, район җитәкчелегеннән дә бу юнәлештә эзлекле эш сорала. Әгәр дә һәрберебез үзебезгә максат куеп телебезне саклау өстендә эшләмәсәк, билгеле нәтиҗәгә ирешү бик авыр”, - дигән фикердә Рафис Борһанов.

 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X