САРМАН
  • Рус Тат
  • Масканың ниндиен сайларга?

    Барыбызга да мәгълүм булганча, оешмаларда, җәмәгать урыннарында, кибетләрдә әле һаман да маска һәм перчатка режимы саклана. Кагыйдәләрне бозучыларга карата административ җаваплылык та каралган.

    Мәскәү табиблары исәпләвенчә, әгәр барлык кешеләр дә җәмәгать урыннарында маска һәм перчаткалардан йөрсәләр, яңа коронавирус йоктыру ихтималы 80 процентка кадәр кимергә мөмкин. Тик нинди маска һәм перчаткалардан файдаланырга? Алар, чыннан да, көткән нәтиҗәне бирәчәкләрме? Гомумән, саклану чараларын кулланганда, нәрсәләрне истә тотарга кирәк? Без бу сораулар белән район үзәк хастаханәсе табибы Зөлфия Саликовага мөрәҗәгать иттек.
    - Әйбәт маска борынны кысып тора торган алюмин полоскалы булырга тиеш. Полоска маскага аска шуып төшәргә ирек бирми һәм аны борынга яхшылап “ябыштырып” куя, нәтиҗәдә өстән һава йөри алмый. Беренчедән, алюмин полоска борын борын ядәче буйлап тыгыз ятса яхшы. Икенчедән, ул бөтен битне диярлек капласа әйбәт. Әгәр медицина маскасыннан файдаланасыз икән, аны борын ядәченнән алып ияккә кадәрле капларлык итеп киегез. Масканы авыз өлешенә генә киюдән файда юк. Ул һаваны фильтрларга тиеш. Масканы борыннан түбән кию вирустан сакламый. Әгәр маска озак киюдән, сулыш алудан яки яңгырдан юешләнә икән, ул шулай ук файдасыз. Шуңа күрә масканы кеше күп урыннарда гына киегез. Ә урамда кеше күп булмаган җирдә маскасыз йөрү яхшырак. Әлбәттә, яңгыр очраклары өчен кесәгездә бер-ике запас маска булса, тагы да яхшырак. Чөнки масканы ике-өч сәгать саен алыштырырга кирәк. Әмма кешеләр хезмәт хаксыз өйдә утырганда, өстәвенә маска арзан тормаганда, бу бик үк уңай юл түгел. Шуңа күрә күп тапкыр кулланыла торган тукыма маскадан файдалану яхшырак. Әмма аларны даими юып һәм яхшылап киптереп торырга кирәк. Инде башка юл булмаса, һичьюгы гадәти медицина маскаларын берничә тапкыр кулланырга мөмкин. Маскада, әгәр аны яхшылап киптерсәң, коронавирус бер көн эчендә үлә. Моның өчен аны бер тәүлек тотарга кирәк. Бу, билгеле, бик үк яхшы вариант түгел, әмма икътисадый кризис вакытында бу ысулдан файдаланырга ярый. Әгәр маска марлядан яки тукымадан тегелгән икән, парлы үтүк белән үтүкләү яхшы дезинфекция чарасы булып тора. Ә менә медицина маскасын үтүкләргә кирәк түгел, бу аның барлык саклагыч үзлекләрен боза. Вирустан саклануның тагын бер ысулы бар: маска кияр алдыннан, борын эченә вируска каршы мазь салырга мөмкин. Ләкин, өйгә кайткач, борынга су нигезендә ясалган антисептик сиптерергә онытмагыз.
    Масканы дөрес сала белергә дә кирәк. Башта кулларны яхшылап юу, аннан соң антисептик белән эшкәртү зарур. Салганда, масканы резинкаларыннан гына тотыгыз.
    Бу кагыйдәләр саклагыч перчаткаларга да кагыла. Кулларны перчаткаларны салганчы һәм салгач та юыгыз. Куллар белән перчаткаларга мөмкин кадәр азрак кагылырга тырышыгыз.
    Шуны онытмагыз: вирус һава-тамчы юлы белән генә түгел, пычрак өслекләр аша да йога, шуңа күрә перчаткалар кию мөһим. Алар медицина перчаткалары булмаса да ярый, хуҗалык яки җиңелчә башка перчаткалар кияргә дә мөмкин. Аларны махсус дезинфекцияләргә кирәк түгел, берничә пар перчатканы алмаш-тилмәш кияргә ярый. Шулай да медицина перчаткалары яхшырак, чөнки хуҗалык перчаткаларында тишекләр, кайчак эре тишекләр, була. Перчатка кигән кулыгыз белән йөзегезгә кагылмагыз.

     

    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: