САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке җирлеге халкының яртысыннан артыгы тавыш биргән

Районда референдум үз эшен дәвам итә. Ләке авыл җирлегендә урнашкан 2511 нче сайлау участогыннан алынган мәгълүматларга караганда, 13.00 сәгатькә җирлек халкының яртысыннан артыгы үз тавышын биргән инде.

Исегезгә төшереп үтәбез: әлеге җирлек халкы үз теләге белән үзара салымны җан башына 1000 сум җыярга тәкъдим керткән иде. Референдум нәтиҗәләре буенча әлеге тәкъдимне күпчелек яклап чыкса, ләкелеләр, чыннан да, аны меңәр сумнан җыячаклар һәм дәүләт өстәмәсен дә кушкач, әлеге акчага күп эшләр башкарырга мөмкин булачак. Ә ләкелеләрнең планнары шактый зурдан. Аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев