САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлилдә үзара салым акчасына матур эшләр башкаралар

Көннән-көн тормышыбыз уңайлана, матурлана бара. Яңа биналар, йортлар калка, искеләре төзекләндерелә. Юл төзелешенә, социаль объектларны яңартуга зур әһәмият бирелә. Район үзәгендә, җирлекләрдә булган үзгәрешләр һәркемне сокландырадыр. Хәтта чит төбәкләрдә яшәүче якташларыбыздан еш кына көнләшү катыш соклану сүзләре ишетергә туры килә. Бер-ике ел кайтмый торганнар да гаҗәпләнү хисен белдерәләр. Башкарылган эшләрдә, бер яктан, республика программалары ярдәмен тойсак, икенчедән, халыкның үзенең активлыгы - яшәгән җирен матурлау, төзекләндерү теләге көчле булуы сизелә.

2013 елдан Татарстанда гамәлдә булган үзара салым – нәкъ менә халык тәкъдим иткән проект. Һәр авыл җирлеге халкы аның күләмен җыеннарда, очрашуларда үзе хәл итә һәм аны нинди максатларга тотарга икәнен дә үзе тәкъдим итә. Татарстан Хөкүмәте үзара салымның һәр сумын 4 тапкыр арттырып, өстәмә финанслый. Димәк, күбрәк җыелган саен, отышлы, күләмле эшләр башкарырга да күбрәк мөмкинлек туа, дигән сүз. Бу көннәрдә барлык авыл җирлекләрендә дә 2020 елга эшләр планлаштыру буенча җыеннар узды. Ә Сарман белән Җәлилдә ул референдум буларак үткәреләчәк.

-        Республикада әлеге проект алтынчы елын эшләсә дә, Җәлил поселогында ул узган ел гына гамәлгә керде. Быел бистәдә барлыгы 578 400 сум үзара салым җыелып, аңа дәүләт тарафыннан  2 472 800 сум өстәмә акчалар кайтты. Гомумән, 3 091 000 сум тупланды.  Узган елгы өлеш – халыктан җыелган 39 200 сумга республика казнасыннан 159 800 сум күчте. Әлеге акчаларга Ленин урамында 146 845 сумлык төзекләндерү эшләре башкардык. 120 294 сумы Җәлилдә, Яңа Минзәләбашта балалар мәйданчыкларын карап, төзекләндереп торуга тотылды. 1 355 000 сумга яңа уен мәйданчыклары һәм корылмалары урнаштырылды. Сугышчы якташларыбызга төзелгән мемориалны төзекләндердек. Аңа каралган 99 999 сум акча тотылды. Яңа Минзәләбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә обелиск төзелде. “Каз күле” буе төзекләндерелде. Җәлил бистәсендә, Кызыл Бакча авылында зират коймалары тотылды. Бистә эчендәге юлларны төзекләндерү, су колонкаларын карап тору, урам үтларына түләү кебек һәм башка халык тәкъдим иткән эшләр башкарырга да үзара салым акчалары ярдәм итте. Поселок тормышында актив катнашкан, аны төзекләндерүгә, матурлауга өлеш керткән һәркемгә эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерәм, - диде Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов. 

Бу атнада якшәмбе – 24 ноябрь көнне Җәлил бистәсендә 2020 елда башкарылачак эшләрне хуплап, референдум узачак. Халык уңай тавыш биргән очракта үзара салым акчаларына киләсе елда бистәнең Ленин, Җиңүгә 30 ел, Әхмәдиев урамнарында тротуарлар ремонтланачак. Җәлилдә, Габдрахман, Кызыл Бакча, Яңа Минзәләбаш авылларында өстәмә яктырту нокталары булдыруны хәл итәргә мөмкин булачак. Бу торак пунктларда биек агачларны кисү, даими рәвештә үлән чабып тору, зиратлардан чүп-чарларны чыгару өчен дә акчалар кирәк булачак. Бистәдә һәм Яңа Минзәләбашта балалар мәйданчыкларын тәртиптә тоту да үзара салым хисабына планлаштырыла. Аларга яңа комплекс һәм җиһазлар да кирәк булачак. Дендропарк, фонтан, бульвар яннарын тәртиптә тоту да чыгымнар таләп итә.

Җәлилдә үзара салым күләме 200 сум тәшкил итә.

Альбина Сабирова язмасы.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев