САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләшәүтамаклыларның җитәкчеләргә сораулары шактый күп булды

Ләшәү-Тамак авыл җирлегендә 2023 ел нәтиҗәләре буенча авыл җыены үтте.

Җирлек башлыгы Илфат Хәбибуллин узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды һәм 2024 елга планнарга тукталды. «Җәлил» агрофирмасының Иске Минзәләбаш җитештерү комплексы дарәчесе Раушан Гәрәев — авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Рөстәм Сәлимгәрәев криминоген хәл белән таныштырдылар.

Сарман урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов үзенә кагылышлы сораулар буенча чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды. Җыен барышында төрле дәрәҗәдә бүләкләнүчеләр дә булды.

Җыелышта, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнаштылар. Җирлекнең талантлары үз осталыкларын күрсәттеләр. Чара барышында төрле сораулар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев