САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кыш бабайга хат языйкмы?

Бүген – Бөтендөнья Кыш бабайга бүләкләргә заказлар бирү һәм хатлар язу көне.

Бу кызыклы һәм серле бәйрәм - тылсымчы Кыш бабайга чын күңелдән ышанучылар һәм Яңа елны түземсезлек белән көтүчеләр бәйрәме. Билгеле булганча, Кыш бабай Бөек Устюг шәһәрендә яши. Биредә аның үзенең резиденциясе, бик күп ярдәмчеләре һәм, әлбәттә, Кар кызы бар. Кыш бабайга язылган хатлар нәкъ менә шушы Устюг шәһәренә баралар. Статистика күрсәткәнчә, Россия Кыш бабае ел саен 400000 нән артык хат һәм электрон почтага ярты миллион тирәсе хәбәр ала. Шунысы да кызыклы, аңа хатны әкиятләргә ышанучы балалар гына түгел, зурлар, өлкәннәр дә язалар. Күпләр компьютер, айфон, мопед, роликлы тимераяк, самолет һәм башкаларны алырга телиләр. Югары хезмәт хаклы эш, апа-сеңелгә әйбәт кияү, әти яки әни табарга ярдәм сораучылар да юк түгел. Сезнең дә хыялларыгыз чынга ашсын, хөрмәтле райондашлар!
Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев