САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Корбан чалу буенча 5 сорауга ҖАВАП

Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу ваҗиб (тиешле) гамәл санала.

 

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтендә казыйлар һәм голәмалар шурасы әгъзалары быел нисаб күләме 18 мең 500 сум дип килештеләр. Гаиләдә артык 18 мең 500 сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.

Бу эшкә тотынган кешенең акыллы, балигъ яшендә булуы, сәфәрдә булмавы шарт. Әгәр дә инде мөмкинлеге булмаса, гөнаһ юк.

Мәрхүмнәр рухына һәм башка кеше исеменә багышлап корбан чалу дөресме?

Корбан чалдырырга теләүче аны иң элек үз исеменнән эшләргә тиеш. Артык акчасы булганда, мәрхүм рухына сәдака булсын дип, тагын бер корбан чалдыра ала. Башка кеше исеменә чалдырганда да шулай. Әмма Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең, бу корбанлык минем һәм минем өммәтемнең шул гамәлне башкарырга мөмкинлеге булмаган кешеләре өчен, дигән сүзләре билгеле. Шуның нигезендә корбан чалдыручы күңеленнән үзем, гаиләм, мәетләр рухы өчен дип ниятли ала.

Чалынган корбанның итен ничек таратырга?

Корбанлыкны, гәдәттә, өч өлешкә бүләләр. Аның өчтән бере үзеңә кала, өчтән берен туганнарыңа, дусларыңа таратасың яки мәҗлес уздырасың, калган өчтән берен мескен-фәкыйрь кешеләргә бирәсең.

Корбанга чалына торган хайван нинди булырга тиеш?

Корбанлыкка дөя, үгез, сыер, сарык, бәрән, кәҗә кебек хайваннар алына. Дөягә – биш яшь, үгез яки сыерга – ике яшь, кәҗә, сарык малына бер яшь булу шарт. Сарык бик зур һәм симез булганда, алты айлык та ярый. Корбанлыкның кимчелеге булырга тиеш түгел. Әйтик, бер яки ике күзе дә сукыр булса, аксаклыгы белән бөтенләй йөри алмаса, колагы һәм койрыгы күбрәк киселгән хайван корбанлык була алмый.

Реклама

 

Сарык бер кеше өчен генә чалынамы?

Сарык, бәрән, кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя – җиде кеше исеменнән.

 

Корбанлык хайван хуҗасының корбан чалган урында булуы мәҗбүриме?

Әгәр дә кешенең корбан чалдырырга теләге булып, сәфәргә яки командировкага китеп барса, йә башка сәбәпләр белән корбан чалдыру урынында була алмаса, ул үзенең йомышын берәр кешегә әйтеп калдыра ала. Мәчеткә килеп, минем исемнән корбан чалдырыгыз әле дип, акча биреп калдырырга мөмкин. Әмма корбан чалганда үзең катнашсаң, корбанны үзең чалсаң, ул тагын да саваплырак була.+

Шәһри Казан

Фото һәм чыганак:http://arskmedia.ru/2018/08/13/korban-chalu-buencha-5-sorauga-avap/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X