САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлыларга йолдызнамә (3-10 июль)

Йолдызнамә (3-10 июль). Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кучкарлар, бу атна сезнеке! Эшкә батыр булыгыз: нәрсәгә тотынсагыз, шуны менә дигән итеп башкарып чыгачаксыз. Яңа максатлар куярга, аларны тормышка ашырырга курыкмагыз. Акчагызны саклабрак тотыгыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Үгезбозауларга үзләрен кулда тотар өчен күп көч куярга туры килер. Юк кына нәрсәгә дә тузынып йөрүегезне туктатыгыз. Якын кешегезне үпкәләтеп куюыгыз бар. Дуслашу процессы озаккарак сузылуы бар.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Игезәкләргә йолдызлар айлык эшләренә нәтиҗә ясарга, алга таба планнарын барларга киңәш итә. Игътибарны күбрәк гаиләгә бирергә тырышыгыз. Игезәкләрдән эш сабырлык һәм зур көч сорый.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Акча мәсьәләләрен атнаның беренче яртысында хәл итәргә тырышыгыз. Атнаның икенче яртысы – ял итү, күңел ачу өчен менә дигән. Күптән күңелегезне борчып торган проблемаларыгызны бу атнада хәл итәргә тырышыгыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Ялгыз Арысланнар насыйп ярын очратырга мөмкин. Ә менә гаиләле Арысланнар гаиләдәгеләргә игътибарлырак булсын, дип киңәш итә йолдызлар, гел эштә югалып торуыгыз аларга ошамаска мөмкин. Җитәкче урынына тәкъдимгә ризалык биргәнче, приоритетларны уйлагыз: сезгә гаилә мөһимрәкме, эшме?

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Акча эшлим дип берничә эштә эшләп, сәламәтлегегезне какшатуыгыз бар. Бераз үзегез турында да уйлагыз. Гайбәт ишеттерүләре бар, интригалардан ераграк йөрегез, кеше сүзенә ышанмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Туган-тумачагыздан, дусларыгыздан ярдәм сорарга уңайсызланмагыз, бу көннәрдә нәкъ менә аларның булышлыгы кирәк булуы ихтимал. Атна ахырында көтелмәгән юл көтелә.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Эш мәсьәләсендә барысы да яхшы, җитәкчелек эшегезне күреп бәяләгәч, эшләгән саен эшлисе генә килеп тора. Чаяннарның хезмәт хакларын да күтәреп куюлары ихтимал.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укчылардагы эгоизм, үзеннән артып, күршеләренә җитәрлек. Мин-минлекне читкә куеп торып, гаиләгезгә игътибарыгызны арттыра төшсәгез, үзегезгә дә, аларга да яхшырак булыр иде. Гаиләдә татулыкны саклап калу Укчыларның үзләреннән тора.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Кәҗәмөгезләрнең шәхси тормышында үзгәрешләр көтелә. Әлегә кадәр кичереп карамаган хисләр һәм вакыйгалар Кәҗәмөгезләрнең башын әйләндерә. Июль Кәҗәмөгезләр өчен мәхәббәт ае булыр, ахрысы.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Сукоярларның атнасы ниндидер документлар, кәгазьләр артыннан йөреп узарга охшап тора. Авызыгызны ачып калмагыз – нәкъ менә шундый эшләрне башкарып чыгу өчен уңай атна.

Балык (19 февраль-20 март)

Идеяләрегез ташып торса да, аларны тормышка ашырам дип, башыгызны ташлап чабарга ашыкмагыз әле. Организмыгыз инде күптән сезгә «миңа игътибар кирәк» дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез.

http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-3-102019

то: www.planetanovosti.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев