САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

9 – 15 ноябрь көннәренә йолдызлар ни фаразлый? Танышып белегез.

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада эшкә бәйле теләсә кайсы мәсьәлә үтә дә җиңел хәл ителәчәк. Көч-куәтегезнең ташып торуы өстенә эчке сиземләвегез дә көчәячәк чөнки. Шуңа күрә яңа эш-гамәлгә алыну, вазыйфа алыштыру, яңа эш урынын, яңа керем чыганакларын эзләү кебек мәсьәләләрнең һәммәсе бик уңышлы барып чыгачак. Атна ахырында кайберәүләр хәйрия эшчәнлегенә  кушылырга мөмкин.  

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Шушы җиде көн эчендә бик күпкә өлгерерсез: кайберәүләр бөтен көз дәвамында да шуның кадәр эшләмәс! Бу, бик әйбәт акча китерү белән беррәттән, үзегезне чын мәгънәсендә булдыклы кеше итеп тою мөмкинлеге бирер. Гаиләдәге хәлләргә дә күз генә тимәсен: коронавирус аркасында эшен җуйган хәләлегез элеккесенә караганда да әйбәтрәк, акчалырак эш табар.  

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бу атнада юридик мәсьәләләр белән шөгыльләнергә, кайбер мөһим кәгазьләргә кул куярга туры килмәгәе. Шулай икән, мулрак тормышка таба тәүге адымнарның берсе булачак бу. Инде атна ахырларына ук үзгәрешләр җиле дә сизелә башлаячак. Иң мөһиме – югалып, каушап, аптырап кына калмаска!

  Кысла (22.06 – 22.07) Иҗади эш өчен чиктән тыш уңышлы атна. Үзенчәлекле яңа проектлар башлап җибәрергә, төгәлләнмәгән эшләрне башкарып куярга ашыгыгыз – искиткеч шәп килеп чыгачак алар! Гомумән, бу чорда сезне бары тик сөенечле хәлләр генә көтә. Дөрес, бераз аптырашта калган чаклар да булыр, әмма мондый мизгелләрдә дус-ишләрегез шундук ярдәмгә килеп, үзегезгә иң дөрес юл күрсәтер.  

Арыслан (23.07 – 23.08) Атна буе бертуктаусыз аралашырга, телефон аша язышырга туры килер.  Бу, әлбәттә, үзегезне бераз ялыктырыр. Әмма нәтиҗәсе дә куанычлы, әйбәт булыр! Тик менә ял көннәрендә генә туганнарыгыз белән юк-бар сәбәптән бераз сүзгә кереп алырга туры килмәгәе. Сабыр төбе – сары алтын, дигән гыйбарәне истә тотып, әйтәсе килгән сүзләрегезне үзегездә генә калдырырга тырышыгыз әле: юкса кайтавазы озаккарак китәргә мөмкин.  

Кыз (24.08 – 22.09) Акча мәсьәләсендә – зарыгып көтеп алынган үзгәрешләр! Теләүчеләр – яңа эш табуга, инде әллә кайчан вәгъдә ителгән документларны кулга төшерүгә, өстәмә керем чыганаклары табуга ирешәчәк. Тик бер шарты бар: элекке вакытларны сагынучылар түгел, ә яңа шартларга җайлаша белүчеләр чын мәгънәсендә зур уңышларга ирешәчәк.

  Үлчәү (23.09 – 23.10) Көзнең соңгы ае башы – Үлчәүләр өчен тылсымлы чор. Гүя алар өчен генә тудырылган кебек! Күңелегез ни тели – шуның белән шөгыльләнә аласыз. Баштанаяк эшкә чумарга яки ял алып, вакытыгызны якыннарыгыз янында уздырырга мөмкин. Ялгызлыкта калып, үз эшләрегез белән мәш килү дә начар булмас. Кыскасы, шатлык-сөенечләр белән тулы бик иркен һәм бәхетле вакыт.  

Реклама

Чаян (24.10 – 22.11) Атна урталарында тормышыгыз яңа бурычлар куяр: асылда алар иҗатка һәм балаларга бәйле булыр. Эчке сиземләвегез һәм зирәк булуыгыз бу бурычларны хәл кылу гына түгел, гомумән, теләсә кайсы үрне яулау мөмкинлеге бирер. Ләкин артык тәвәккәллек күрсәтү генә ярамас, юкса бераз хаталанып, планнарыгызга зыян салу куркынычы бар. Ничек тә саграк эш итәргә тырышыгыз, ярыймы?  

Укчы (23.11 – 21.12) Дус-ишләрегезнең проблемаларын хәл итәргә булышырсыз. Әйе, кешеләргә ярдәм итмичә генә яши алмыйсыз шул сез! Шулай да артыгын көчәнмәгез әле, юкса үз мәшәкатьләрегезнең очына чыгуга көч-энергиягез калмаска мөмкин. Ә аларны һич тә үзагымга куярга ярамый. Дошманнар йокламый: игътибарыгызның читкә төбәлүен күрүгә, алар шундук таяк тыга башларга мөмкин, дип кисәтә йолдызлар.  

  Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Хәйләкәррәк кешеләр белән элемтәгә кереп, аларның тозагына эләгә күрмәгез. Әллә нинди мөмкинлекләр вәгъдә итеп, юлыгыздан яздыра күрмәсеннәр тагы. Хәзер сез бик дөрес юнәлештән барасыз. Беркемнең сүзенә колак салмыйча, үз кагыйдәләрегез һәм үз принципларыгыз буенча эшләгез дә эшләгез. Шул ук вакытта бер хыялыгызның матур гына тормышка аша башлавын да шыпырт кына көтегез.    

    Сукояр (21.01 – 19.02) Үз көчегезгә моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә ышаныч хисе барлыкка килү күңелегезне бик озак бимазалаган проблемалардан котылуга ярдәм итәр.  Бу атнада иң кирәклесе – начарлыкны оныту. Шулай икән, тирәгездәгеләрнең сезгә карата мөнәсәбәте өч йөз алтмыш градуска үзгәрәчәк һәм аларның кайберләре хәтта сезнең җан дустыгызга әйләнәчәк.      

Балык  (20.02 – 20.03) Инде дүшәмбе иртәсеннән үк әйбәт кенә уңышлар көтегез. Атна уртасында җаваплы эшләрегезнең бик тә шәп барып чыгуы кайбер көнче күбәләкләргә ошап бетмәс. Моның өчен хафаланасы юк: сезгә аларның теше барыбер үтмәячәк. Атна ахырында көтелмәгән чыгымнар булыр.  Шөкер, кесәгездә акча бар: теләсә кайсы чыгымны күтәрә алачаксыз.

ВатанТатарстаным

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев