Киләсе атнада Татарстан халкы өч көн ял итәчәк

11 июнь, эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

Киләсе атнада Татарстан халкын бер өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне - эш көне булмаган ял дип санала. Хезмәт кодексының 95нче маддәсе буенча бәйрәм ялы алдындагы эш көне бер сәгатькә кыскара”, - диелә хәбәрдә.

Киләсе атнада 12 июнь - ял көне. 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. Республика халкы өч көн – чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ял итәчәк.

  • Бу атнада Ураза бәйрәме көнендә – 4 июньдә ял булды.

 

 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша