Хезмәт министры Россиядә хезмәт хакы моңарчы күрелмәгән күләмдә артты дип саный

Статистика буенча, Россиядә хезмәт хакы 11 процентка диярлек арткан.

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин агымдагы елда ил халкының хезмәт хакы 10 проценттан да күбрәк артканын әйтте. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

"Әгәр игътибар иткән булсагыз, статистика буенча быел хезмәт хакының реаль һәм номиналь күләме моңарчы күрелмәгән темплар белән артып бара. Хезмәт хакы 11 процентка диярлек артты", - диде Топилин Федерация Советында "хөкүмәт сәгате" вакытында.

 

"Минемчә, моңа хезмәт өчен минималь түләү күләмен яшәү минимумына тигезләү йогынты ясады", - диде ул.

  • Президент Карары буенча, 1 майдан Россия минималь хезмәте хакы яшәү минимумына тигезләште. Ул 11 мең 163 сум тәшкил итә.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.