САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кер юу машинасын, ошамаса, кире тапшырып буламы? Белеп тору кирәк.....

“Суыткыч сатып алган идек. Фатирга алып кайтып, урнаштырып карагач, без куясы урынга сыймады. Кечерәген алу максаты белән, товарны кире тапшырырга уйладык. Әмма бездән суыткычны кабул итмәделәр. Сатучы хаклымы?”

Әминә. Сарман .

Мондый төр сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече Кадрия Вагыйзовадан әлеге сорауга төгәл җавап бирүен үтендек.
- Бу яки теге товар ошамый, туры килми, дип кенә, аны кире тапшырып булмый. Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 12 мартында чыккан карары нигезендә, 12 пунктта күрсәтелгәнчә, аеруча катлаулы техник товарлар исемлегенә кертелгән суыткычлар, морозильниклар, берләштерелгән суыткыч-морозильниклар, савыт-саба юу, автомат кер юу машиналары, киптерү һәм юу-киптерү машиналары, кофе кайната торган машиналар, кухня комбайннары, электр һәм газ һәм электр плитәләре, пешерү панельләре, духовка шкафлары, кыска дулкынлы мичләр, робот тузан суырткычлар, кондиционерлар, электр су җылыткычлары, сатып алынгач, кире кабул ителмиләр.

 

Сайт өчен текстны Альбина Сабирова әзерләде.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев